Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда 4,5 мең эшмәкәр дәүләт ярдәме алган

Татарстанда 4,5 мең эшмәкәр ФАСТТРЕК платформасыннан файдалаган. Ул эшмәкәрләргә финанс һәм башка төр хезмәтләрне «бер тәрәзә аша» форматында тәкъдим итү өчен 2019 елда ачылган иде.

 

Әлеге проект «Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм итү» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

Илкүләм проект буенча, үткән ел республикада 28 меңнән артык эшмәкәргә мәгълүмати-консультацион хезмәт күрсәтелгән. Мәсәлән, «Минем бизнес» форумы 12 меңнән артык кешене җыйган.

Шулай ук Татарстанда сәнәгать инфраструктурасы объектлары 100гә җиткән. Республикада 80 промышленность мәйданчыгы һәм 20 промышленность паркында 1,4 меңнән артык компания эшчәнлек алып бара, аларда 30 мең эш урыны булдырылган.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев