Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда автомобиль кюветка төшеп киткән, бер кеше һәлак булган

Татарстанда чит ил автомобиле кюветка төшеп киткән, бер кеше һәлак булган, икесе зыян күргән. Бу хакта социаль челтәрләрдән файдаланучылар хәбәр итте.

 

Аларның әйтүенчә, авария бүген республиканың Мөслим районында булган. Гаять зур тизлектә хәрәкәт итүче автомобиль юл читенә очкан һәм кырда берничә тапкыр әйләнгән.

Нәтиҗәдә, бер кеше шунда ук һәлак булган, икенчесен авыр хәлдә хастаханәгә озатканнар. Зыян күргән өченче кеше дә хастаханәдә, аның хәле канәгатьләнерлек.

Юл һәлакәтенең сәбәпләре ачыклана.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев