Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда балалар бакчасы ябылган

Татарстанда уку елы башланганнан алып салкын тиеп авыручылар арту сәбәпле, 77 сыйныфта уку һәм бер балалар бакчасы эшләүдән туктаган.

Бу турыда  Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.

«Тын юллары вирус инфекциясен кисәтү максатыннан 26 мәктәпнең 77 сыйныфында уку туктаган һәм бер балалар мәктәпкәчә учреждениесе һәм мәктәп-интернатның бер сыйныфы ябылган», — диде спикер.

Казанда 4 мәктәпнең сигез сыйныфыннан 208 бала өйләрендә укый.

Авдонина сүзләренчә, әгәр 20 процент яки күбрәк бала авырса, сыйныфларны ябу турындагы карарны мәктәп директоры яки Мәгариф идарәсе кабул итә.

Балалар арасында Covid-19 вазгыяте укучыларны дистанцион укуга күчерү ихтыяҗы тудырмый. «Дистанцион укуга күчерү планлыштырылмый, алай булмас дип өметләнәм», — диде ул. 

 

 

https://tatar-inform.tatar/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев