Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда банк карталары белән бәйле яңа төр мошенниклык барлыкка килгән

ТР Милли банкы банк карталары белән бәйле булган мошенниклыкның яңа төре турында кисәтте. Бу хакта «Бизнес Online» яза.

Татарстанлылар шикле операцияләр башкарылу сәбәпле карталары блокировкалануы турындагы смс-хәбәрләр ала башлады.  Әлеге проблеманы хәл итү өчен мошенниклар «банк хезмәткәре» номерына шалтыратырга тәкъдим итәләр. Ә анысы түләү картасының реквизитларын сорый. Нәтиҗәдә карта хуҗасының акчаларын салдыралар.

Милли банкта белдерүләренчә, мошенниклар кешеләрне ышандыру өчен 2018 елның 26 сентябрендә гамәлгә керәчәк федераль канунга сылтама белән эш итә. Аның буенча, банкларга төрле операцияләрнең куркынычсызлыгын тикшереп тору һәм кирәк очракта кайберләрен туктату хокукы бирелә. Бу очракта банк хезмәткәрләре чынлап та клиент белән элемтәгә керергә тиеш, әмма алар картаның мәгълүматларын сорау хокукына ия түгел.

 

Фото:https://pixabay.com

http://maydan.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X