Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда бер ел эчендә шәһәрара маршрутта кешеләр ташучы 376 машина йөртүчене җавапка тартканнар

Бу турыда Ространснадзорның Урта-Идел регионара Идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Радик Рамазанов әйтте.

“ Пассажирларны бары тик автовокзалдан гына утыртып китәргә  ярый, анысы да, шәһәрара маршруттта кешеләр йөртү эше легальләштерелгән булып, кулда йөрү маршрутының картасы булганда гына, кызганыч, бездә әле бу өлкәдә закон бозучылар шактый. Алар Чаллы ягына китүче юлларда аеруча күп иде, транспорт хәрәкәте күзәтчелегенең эше моны уңай якка үзгәртүгә иреште, Чаллы маршрутында пассажир йөртүчеләр тиешле дәүләт оешмаларыннан рөхсәт, маршрутларының картасын алып, хәзер закон бозмый гына кеше йөртәләр,”- диде ул.

   Яңа ел бәйрәмнәре чорында да ,пассажирлар йөртү мәсьәләсе нык күзәтү астында булачак.

Фото https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев