Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда биш йөздән артык педагогның пенсиясенә профсоюз бонусы өстәләчәк

Татарстанда «Пенсиягә профсоюз бонусы» социаль проектында биш йөздән артык педагог катнашты.

Алар өч ел дәвамында ай саен 300 сум акча алачак. Бу хакта туры эфир вакытында Гомумроссия мәгариф профсоюзының Татарстан республикасы оешмасы рәисе Ирина Проценко сөйләде.

«Быелның 1 гыйнварыннан без педагогик хезмәткәрләрне – профсоюз әгъзаларын социаль яклау дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән тагын бер проектны эшләтеп җибәрдек. Программада катнашучылар ай саен профсоюз бонусы алачак», – диде спикер.

Аның сүзләренчә, Татарстанның мәгариф профсоюзы быел «Җәй. Сочи» проектын тормышка ашыру эшенә керешкән. Курортларда ташламалы бәяләр буенча 500 педагог ял иткән.

Моннан тыш, республика оешмасы биш ел дәвамында «Сәламәт булу өчен –  Кырымга» проектын гамәлгә ашыра, дип искәртте Проценко. Бу вакыт эчендә 3 меңнән артык мәгариф хезмәткәре ял итте һәм Евпатория шифаханәләрендә сәламәтлекләрен ныгытты, дип өстәде ул.

Татарстанда мәгариф хезмәткәрләрен санаторий һәм курортларга ташламалы юлламалар белән тәэмин итү программасы 18 ел эшли. Шифаханәләргә барлыгы 30 меңнән артык педагог юллама алган. Бу максатларга республика бюджетыннан 1 миллиард сумга якын акча бүлеп бирелә.

 

ЧЫГАНАК

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев