Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда биш кеше М7 трассасында зур авариядә зыян күргән

Юл-транспорт һәлакәте бүген М7 трассасының 16 нчы чакрымында булды.

Татарстанда биш кеше М7 трассасында зур авариядә зыян күргән, дип хәбәр итә республика Дәүләт автоинспекциясе.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, бүген иртәнге сәгать 6.50дә М7 трассасының 16нчы чакрымында "Киа" машинасы каршы як полосага чыгып, "Газель" белән бәрелешә. Юл-транспорт һәлакәтләрендә шулай ук "Нексия" машинасы да зыян күрде.

Һәлакәт булган урыннан фотолар социаль челтәрләрдә пәйда булды. Алар бу вакыйга нәтиҗәсендә трассаның ябылуы турында хәбәр итә. Урында янгын сүндерүчеләр, медиклар һәм полиция эшли.

Фото: соцсети

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев