Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда бурычлы затларны ишегалларындагы видеокамералар ярдәмендә эзләячәкләр

Суд приставлары бурычлы затлар белән эшләүнең яңа алымын ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы белгечләре белән берлектә эшләгән.

Татарстанда бурычлы кешеләрне урамда һәм ишегалларында урнаштырылган видеокамералар ярдәмендә эзли башлаячаклар. Республиканың баш приставы вазифаларын башкаручы Игорь Безуевский «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шул хакта сөйләде.

«Республика урамнарында «Имин шәһәр» һәм «Имин ишегалды» проекты кысаларында видеокамералар урнаштырылган. Автомобильләр табылган очракта, алардагы мәгълүмат суд приставларына тапшырылачак», - дип хәбәр итте Игорь Безуевский.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/11/01/174442/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев