ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда быел алиментлар буенча 1,7 миллиард сумлык бурыч түләттерелгән

Быел Татарстанда 1,7 миллиард сумлык алимент бурычы түләтелгән.

Татарстан Республикасы буенча Суд приставлары федераль хезмәте Баш идарәсе җитәкчесенең беренче урынбасары - ТР баш суд приставының беренче урынбасары, эчке хезмәт капитаны Альберт Ибәтуллин «Татар-информ» агентлыгындагы матбугат конференциясендә шул хакта сөйләде.

«Быел хисап чорында алиментлар буенча 1,7 миллиард сумлык әҗәт түләттерелде. Чагыштыру өчен, узган ел әлеге күрсәткеч 1,4 миллиард сум тәшкил иткән иде», – диде Альберт Ибәтуллин.

Гомумән алганда, суд приставлары 4 миллиард сумлык алимент бурычын түләттерүгә ирешкән.

 


Нет комментариев