Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда газ хезмәте вәкилләренең квалификациясен тикшерәчәкләр

Хөкүмәт йортында киңәшмәдә бигрәк тә газ казаннары урнаштыру һәм аларга хезмәт күрсәтү белән шөгыльләнә торган оешмалар игътибарга алынырга тиешлеге искәртелде.

2021 ел башыннан бирле Татарстанда 49 кеше газ белән агуланган. Шуңа бәйле рәвештә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин республикада газ хезмәтләре вәкилләренең квалификациясен тикшеру турында йөкләмә бирде.

Татарстан Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә шул хакта һәм 2021 елда торак тапшыру планнары турында сөйләштеләр, дип хәбәр итә Татарстан Президентының матбугат хезмәте.

2020 елда газ белән агулану очраклары 33 булган. Ростехнадзор һәм республиканың газ хезмәтләренә җиһазларга җентекле тикшерү уздырачак һәм хезмәткәрләрнең белемнәрен тикшерәчәк. Бигрәк тә газ казаннары урнаштыру һәм аларга хезмәт күрсәтү белән шөгыльләнүчеләр игътибарга алыначак/

 

https://tatar-inform.tatar/n

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев