Татарстанда яшүсмер самокатта барганда йөк машинасы арбасыннан чыгып торган баганага бәрелеп үлгән.
ТР Прокуратурасында хәбәр итүләренчә, Лаеш районының «Аэросити-2» торак комплексында 15 яшьлек үсмер самокатта йөргәндә йөк машинасы кузовыннан чыгып торган баганаларга килеп бәрелгән. Алган тән җәрәхәтләре нәтиҗәсендә бала урында ук үлгән.
Тикшерү эшләре оештырылган. Тикшерү барышы прокуратура контролендә.
татар-информ
Нет комментариев