Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск районы егетләре армиягә хезмәт итәргә китте

Исән-сау кайтуларын теләп калабыз.

Бүген – 26 ноябрьдә  иртән-иртүк Лениногорск хәрби комиссариаты яныннан хәрби бурычларын үтәргә, Россия армиясендә хезмәт итәргә дип, шәһәр һәм район егетләре китте.

Бүгенге чакырылышта  14 лениногорскилы иде. Аларны озатырга әти-әниләре, якыннары, туганнары, дуслары белән  Лениногорск районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гирфанов та килде. Ул бу хакта телеграм-каналында хәбәр итте.

“Һәр егет армиядә хезмәт итәргә тиеш дип саныйм. Бу егетләр өчен тормыш мәктәбе, ул патриотлык, җаваплылык, дисциплина, катлаулы ситуацияләрдән чыгу юлын таба белүне формалаштыра.  Әлеге егетләр бер елдан өйләренә чын ир-егет булып кайтачак”, - дип яза Марат Гирфанов.

Лениногорскилыларга җиңел армия хезмәте телибез.

 

фото: ЛМР пресс-хезмәте

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев