Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда коронавирус йоктырган унберенче кеше вафат булды

Татарстанда Covid-19 диагнозы куелган унберенче кеше вафат булды. Мәрхүм ир-ат 1976 елда туган, Әлмәт шәһәрендә яшәгән. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

 

«Ир-атка ике яклы пневмония диагнозы куелган. 2 июньдә аны Республика клиник онкология диспансерының Әлмәттәге филиалы базасында оештырылган вакытлы йогышлы авырулар госпиталенә китергәннәр», — диде Галимова.

Пациент анестезиология, реанимация һәм интенсив терапия бүлегендә дәваланган, аны үпкәне ясалма җилләндерү — ИВЛ-аппаратына тоташтырганнар. Ул уртача авырлыктагы шикәр диабетыннан интеккән. 3 июньдә пациентның йөрәге тибүдән туктаган, 30 минут дәвамында үткәрелгән реанимация чараларының файдасы булмаган.

«Ир-атның үлем сәбәбе — яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе», — диде ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе.

 

 https://tatar-inform.tatar/news/health/11-06-2020/tatarstanda-koronavirus-yoktyrgan-unberenche-keshe-vafat-buldy-5749078

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев