Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда коронавирус йоктыруның тагын өч очрагы теркәлде

Татарстанда Covid-19 коронавирус инфекциясе белән зарарлануның өч яңа очрагы теркәлгән. Авыру йоктырган кешеләр барысы да читтән кайткан.

 

Бер пациент Чаллыда йогышлы авырулар хастаханәсендә дәвалана, икесе Казандагы Республика йогышлы авырулар хастаханәсенә озатылган.

 

Барлык инфекциялеләрнең дә хәле канәгатьләнерлек дип бәяләнә, температуралары югары түгел. Пациентлар бөтен кирәкле медицина ярдәмен алалар.

«Алар белән элемтәгә кергән барлык кешеләр дә дезинфекция узган, барысы да медицина күзәтүендә тора. Алар белән бер рейста кайткан барлык пассажирлар да шулай ук тикшерү узган», — диделәр оператив штабта.

Шулай итеп, Татарстанңа яңа типтагы коронавирус йоктырган кешеләрнең гомуми саны ундүрткә җитте.

 

Чыганак

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев