Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда ковид-чикләүләрне гамәлдән чыгару мәсьәләсе кичектерелде

Моның сәбәбе иммунизациянең җитәрлек дәрәҗәдә булмавы һәм Татарстанда В гриппы таралу ихтималы белән бәйле.

 Яңа коронавирус инфекциясе таралуга бәйле рәвештә кертелгән чикләүләрне гамәлдән чыгару мәсьәләсе кичектерелде.

Роспотребнадзорның ТР буенча идарәче җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина шулай дип белдерде.

«Бүгенге көндә март ахырына кадәр һәм апрельнең беренче декадасында коронавирус инфекциясе таралуга бәйле рәвештә кертелгән чикләүләрне гамәлдән чыгару мәсьәләсе тикшерелми», - дип искәртте спикер.

Мондый карарның бер сәбәбе республикада В гриппы таралу ихтималы белән бәйле. Любовь Авдонина сүзләренчә, бу – үзенчәлекле штамм, ул эпидемия сезоны ахырында үзен күрсәтә.

«Барлык кисәтү чаралары да саклана, өстәвенә әлегә иммунизациядән күмәк иммунитет та җитәрлек дәрәҗәдә түгел», - дип өстәде республика ведомствосы башлыгы урынбасары.

Хәзерге вакытта республикада ОРВИ белән авыручылар саны эпидемия бусагасыннан – 31, Казанда 33 процентка кимрәк.

«Татар-информ» агентлыгы Татарстанда әлегә җәмәгать туклануы оешмаларына төнлә эшләргә рөхсәт ителмәячәге хакында элегрәк язып чыккан иде.

 

https://tatar-inform.tatar/news/health/19-03-2021/tatarstanda-kovid-chikl-l-rne-gam-ld-n-chygaru-m-s-l-se-aprelg-kad-r-kichekterelde-5813851

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев