Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда меңнән артык ишегалдының план-схемасы буенча фикер алышу булды

Татарстанның меңнән артык ишегалдын төзекләндерү проектлары буенча иҗтимагый фикер алышулар узды. Бу хакта «Безнең ишегалды» президент программасы порталында хәбәр ителә.

 

Исегезгә төшерәбез, апрель һәм май дәвамында план-схемалар dvor.tatar сайтында чыкты. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов халыкның фикерен исәпкә алуны программаның мөһим принцибы итеп билгеләде. Эпидемиологик вазгыять аркасында төзекләндерү проектлары буенча иҗтимагый фикер алышу интернет аша узды.

12 майда тәмамланган иҗтимагый фикер алышулар вакытында татарстанлылар төзекләндерү схемаларына 5,5 меңнән артык комментарий калдырган. Барлык тәкъдимнәр муниципалитетларга җибәрелде. Мөрәҗәгатьләрне эшкәрткәннән соң, муниципаль проектлаучылар план-схемаларга үзгәрешләр кертәчәк һәм dvor.tatar сайтында ишегалларын төзекләндерү планнарының финал версияләрен тәкъдим итәчәк.

Элегрәк Рөстәм Миңнеханов, дөньядагы катлаулы икътисадый хәлгә карамастан, «Безнең ишегалды» программасы 5 ел дәвамында тулысынча төгәлләнәчәк — программага кертелгән барлык ишегаллары да төзекләндереләчәк, дип белдерде.

 

 https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев