Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда мәктәп һәм балалар бакчаларында чыршы бәйрәмнәре уздырырга рөхсәт иттеләр, тик шартлар да бар

Татарстанда балалар өчен яңа ел бәйрәмнәре оештыру санитария кагыйдәләренә туры килергә тиеш, бу балаларны һәм әти-әниләрне коронавирус инфекциясеннән саклау өчен кирәк.

Бу турыда Татарстан Президенты белән узган шимбә киңәшмәсендә Татарстанның баш санитар табибы Марина Патяшина әйтте.

«Балалар өчен яңа ел бәйрәмнәре оештыру тәртибенә игътибарлы булырга кирәк. Алар барлык таләпләрне үтәп һичшиксез уздырылырга тиеш. Бактерицид нурландыргыч, бер кешегә кимендә дүрт квадрат метр урын булырга тиеш, кулга-кул тотынышып әйлән-бәйлән уйнарга ярамый», — диде докладчы.

Балаларны яңа ел бәйрәменә 65 яшьтән өлкәнрәк булмаган бер кеше алып барырга тиеш.

Олылар һәм җиде яшьтән өлкәнрәк балалар бәйрәмдә битлек кияргә, социаль дистанция сакларга тиеш. Бәйрәм уздырылган җирдә антисептиклар, кул юу өчен шартлар булырга, бинага кергәндә температура үлчәнергә тиеш.

«Әгәр бәйрәм балалар бакчасында яки мәктәптә уза икән, анда әти-әниләр, антиматорлар, фотографлар чакырылмаска тиеш. Бакчаларда төркемнәрне, ә мәктәпләрдә параллель сыйныфларны берләштерми генә уздырырга кирәк», — диде баш санитар табиб.  

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X