Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда пиротехниканы дөрес кулланмаучыларга штраф салачаклар

Янгыннарны кисәтү максатыннан Татарстанның һәр муниципаль районында профилактик төркемнәр оештырылачак.

Татарстанда Яңа ел бәйрәмнәрендә пиротехниканы саклык кагыйдәләрен үтәмичә кулланучыларга штраф салачаклар. Бу турыда  Татарстан янгын күзәтчелеге буенча баш дәүләт инспекторы урынбасары Максим Трущин хәбәр итте.

«Янгынга каршы махсус режим вакытында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозучылар административ җаваплылыкка тартылачак. Физик затларга 2 меңнән 4 меңгә, вазифаи затларга 15 меңнән 30 меңгә, юридик зат оештырмыйча гына эшмәкәрлек эшчәнлеген алып баручыларга 30 меңнән 40 меңгә, юридик затларга 200 меңнән 400 мең сумга кадәр штраф каралган», — диде ул.

Максим Трущин сүзләренчә, янгыннарның күпчелеге торак фондларда чыгуын исәпкә алып, агымдагы елның 31 декабреннән 2021 елның 10 гыйнварына кадәр һәр муниципаль районда көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы таләпләрен халыкка аңлату өчен профилактик төркемнәр оештырылачак.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан янгынга каршы махсус режим кертелде

http://tatar-inform.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев