Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда сайлау участоклары видеокүзәтүдә булачак

Татарстанда барлык 2,8 мең сайлау участогы да видеокамералар белән тәэмин ителгән.

 

Күзәтүчеләр һәм журналистлар җәмәгать күзәтүе үзәкләрендә видеокүзәтү белән тулысынча тәэмин ителәчәк. Бу хакта ТР Иҗтимагый палатасында «Татар-информ»га хәбәр иттеләр.

"17-19 сентябрьдә Татарстанда Дәүләт Думасы депутатларын сайлау көннәрендә иҗтимагый күзәтү үзәге эшләячәк. "Чиста сайлаулар өчен корпусы" иҗтимагый хәрәкәте һәм "Бәйсез иҗтимагый мониторинг" ассоциациясе күзәтүчеләре участоклардагы камераларны күзәтеп торачак, хокук бозулар турында барлык хәбәрләрне тикшерәчәк. Бәйсез иҗтимагый күзәтүчеләр Татарстанда барлык участокларда да булачаклар", - дип билгеләп үттеләр палатада.

 Россия Үзәк сайлау комиссиясенең 2021 елның 25 августындагы карары нигезендә, кеше хокуклары буенча региональ вәкилләр дә сайлаулар вакытында видеотрансляциядән тулысынча файдалана алачаклар.

Сайлаулар вакытында видеотрансляциядән файдалану Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурскаяга сайлау хокукларын бозу турындагы шикаятьләргә оператив рәвештә җавап бирергә, сайлауларның үтә күренмәлелеген тәэмин итү буенча чаралар күрергә мөмкинлек бирәчәк.

Трансляция өзлексез өч көн барачак, мәгълүмат бер ел сакланачак. Аңа бәхәсле очракта мөрәҗәгать итәргә мөмкин булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X