Татарстанда укучылардан мәктәп түбәсендәге карны чистарттырганнар
Татарстан прокуратурасы укучыларның мәктәп түбәсенең карын чистартканы сурәтләнгән видеоязма буенча тикшерү уздыра.
Социаль челтәрләрдә Баулыда укучылар мәктәп тәбәсендәге карны чистарткан видео пәйдә була.
ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр иткәнчә, кардан чистарту эшләре башкарганда куркынычсызлык техникасы таләпләрен бозу очракларын күзәтергә була.
Татарстан Республикасы Прокуроры Илдус Нәфыйков закон бозуга китергән сәбәпләрне һәм шартларны ачыкларга кушты. Моннан тыш, бу мәктәпнең директорына һәм укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасарына шелтә белдерелде.
чыганак:almet-rt.ru
Фото:https://pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев