Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда яңгыр һәм көчле җил көтелә

Көндез республика территориясендә һава температурасы +18 градустан югары күтәрелми.

Иртәгә, 2 августта, Татарстанда аязучан болытлы һава торышы саклана. Төнлә күпчелек районнарда, ә көндез урыны белән яңгыр явачак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Моннан тыш, республика территориясендә төнлә һәм көндез «урыны белән төньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 16-21 метрга кадәр җитәргә мөмкин», дип кисәтә синоптиклар.

 

Кичен һәм төнлә термометр баганалары нульдән 6 градуска кадәр төшәчәк, көндез һава 13-18 градуска кадәр җылыначак.

«Температура җитәрлек дәрәҗәдә югары түгел. Аномалия дүрт-биш, бәлки, җиде градус тәшкил итәргә мөмкин», – дигән иде К(И)ФУ профессоры Юрий Переведенцев.

«Татар-информ»

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев