Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда “Җәяүлеләр кичү урыны” (“Пешеходный переход”) профилактик чара старт алды

10 - 19 февраль аралыгында Татарстан Республикасында "Җәяүлеләр кичү урыны" ("Пешеходный переход") ункөнлеге уза. Ул җәяүле белән бәйле юл-транспорт һәлакәтен профилактикалауга юнәлтелгән. Чөнки, 2015 елның гыйнварында гына 117 җәяүлене бәрдерү очрагы теркәлгән, аның 6сы үлгән, тагын 120се төрле тән җәрәхәте алган. Җәяүлеләр кичү урынында 47 җәяүле бәрдерелгән, шуның 32се тән...

10 - 19 февраль аралыгында Татарстан Республикасында "Җәяүлеләр кичү урыны" ("Пешеходный переход") ункөнлеге уза. Ул җәяүле белән бәйле юл-транспорт һәлакәтен профилактикалауга юнәлтелгән.
Чөнки, 2015 елның гыйнварында гына 117 җәяүлене бәрдерү очрагы теркәлгән, аның 6сы үлгән, тагын 120се төрле тән җәрәхәте алган. Җәяүлеләр кичү урынында 47 җәяүле бәрдерелгән, шуның 32се тән җәрәхәте алган.
Җәяүлеләрне бәрдерү очраклары күбесенчә транспорт чарасын йөртүчеләр аркасында килеп чыга. Административ штраф бүгенге көнгә 1 мең 500 сум тәшкил итә. Ел башыннан республика территориясендә инде 5 мең 247 шундый кагыйдә бозу очрагы теркәлгән.
Җәяүлеләрнең үз гаепләре аркасында быелның гыйнвар аенда 52 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. 5 кеше үлгән, 50се төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәте алган. Чөнки җәяүлеләр кирәкмәгән урында юлны чыккан. Бу очракта административ штраф 500 сум тәшкил итә.
Юл йөрү кагыйдәсен бозмас өчен җәяүлеләр юлны кирәкле урында гына, ягъни "җәяүлеләр кичү урыны"ннан гына чыгарга тиеш, ә юл чатында - тротуардан гына йөрергә тиеш.
Караңгы төшкән вакытта йөрергә туры килсә, өс киемендә "яна торган лента" булырга тиеш.
"Җәяүлеләр кичү урыны" декадасы кысаларында полиция хезмәткәрләре көчәйтелгән тикшерү алып барачак. Юлда йөргәндә сак булыгыз, дип кисәтә республика ЮХИДИ идарәсенең матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ЮХИДИ