Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанга тагын 1,9 мең доза «Спутник V» вакцинасы кайтарылган

Татарстанга яңа коронавирус инфекциясеннән «Спутник V» вакцинасының икенче партиясе кайтарылды.

Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының эпидемиология һәм иммунопрофилактика буенча штаттан тыш баш белгече Дмитрий Лопушов сөйләде.

«Бүген без тагын 1,9 мең доза алдык», - диде ул.

Дмитрий Лопушов әйтүенчә, хәзер медицина хезмәткәрләрен вакциналаштыралар, ләкин килгән партия риск төркемендәге кешеләргә кампанияне киңәйтергә мөмкинлек бирәчәк.

Кергән партияләрне ел ахырына кадәр тотып бетереп булыр дип планлаштырыла.

«ПЦР методы яки антитәнчекләрне ачыклауга тикшерү кирәклеген исәпкә алып, бу шактый авыр процесс. Һәрхәлдә, Яңа ел бәйрәмнәреннән соң вакцинаның икенче компонентын кертүне дәвам итү өчен, алынган партияләрне ел дәвамында тәмамларга планлаштырабыз», - дип искәртте эпидемиолог.

Риск төркемнәрен Татарстанның 56 медицина учреждениесендә вакциналаштырачаклар, дозалар ташу башланды инде.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев