Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанлылар 2022 елда министрлыкларның өстенлекле юнәлешләре өчен тавыш бирде

Тавыш бирүдә 38 меңнән артык кеше катнашты.

 

Татарстанда 2022 елда социаль блок министрлыкларының — сәламәтлек саклау, мәдәният, мәгариф һәм фән, хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау, спорт, яшьләр эшләре буенча министрлыкларның өстенлекле эш юнәлешләре өчен халык тавыш бирү тәмамланды.

Хәзер иң күп тавыш җыйган максатлар һәм бурычлар, шулай ук халыкның тәкъдимнәре һәм комментарийлары турында ведомстволарның иҗтимагый советларының киңәйтелгән утырышларында фикер алышачаклар. Алар декабрьдә ачык режимда zoom форматында узачак. Һәр министрлык өчен 2022 елга биштән җидегә кадәр өстенлекле максат билгеләнәчәк.

Киләсе ел дәвамында халык белән бергә формалаштырылган максатларны һәм бурычларны тормышка ашыру буенча хакимият органнарының халык алдында хисап тоту каралган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев