Заман сулышы

Татарстанлылар коронавирус булган илгә алынган юллама өчен акчаны кире кайтара ала

ТР Туризм буенча Дәүләт комитетына чит илләрдә ял итү мәсьәләләре буенча «кайнар линия» телефонының беренче көнендә йөзләгән шалтырату килде. Барыннан да бигрәк республика халкын туристик юлламалар сатып алган өчен акчаны кире кайтару мәсьәләсе кызыксындырды.

 

ТР Туризм буенча Дәүләт комитетында билгеләп үтүләренчә, юллама турыдан-туры куркыныч булган илгә сатып алынган очракта, тур өчен акчаны тулысынча кире кайтарырга мөмкин.

Туристларның куркынычсызлыгына янау режимы кертелмәгән илгә сәяхәт иткән очракта, турны сатып алучы туроператор тарафыннан тотылган чыгымнарны исәпкә алып, акчаны кире кайтарырга мөмкин. Тотып калу күләме белән килешмәгән очракта, турист туроператорның гамәлләрен суд тәртибендә бәхәсле дип игълан итәргә хокуклы.

Реклама

Тулырак мәгълүматны «кайнар линия»: (843) 222-90-31 телефоны буенча дүшәмбедән җомгага кадәр 09:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр алырга мөмкин.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: