Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанның баш наркологы шампан шәрабенең сәламәтлек өчен зыянлы булуын әйтте

Күпләр уйлаганча, әлеге эчемлек бөтенләй зарарсыз түгел

 Шампан шәрабе бик тиз канга сеңә, сәламәтлек өчен куркыныч нәтиҗәләр китереп чыгара. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш наркологы Резеда Хаева сөйләде.

«Шампан шәрабе организмга бик тиз тарала. Ул канга тиз сеңә һәм, әлбәттә, нерв системасына, йөрәкнең кан белән тәэмин ителешенә, ашказаны асты бизенә йогынты ясый. Ә канга бик тиз сеңү агулануга китерә», — диде спикер.

Нарколог сүзләренчә, күпләр Яңа ел эчемлегенең зыяны юк дип уйласа да, ул кеше сәламәтлегенә зыян китерергә мөмкин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев