Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанның геопорталында тарихи һәйкәлләрне саклау зоналары барлыкка килде

Татарстанның геопорталында тарихи һәйкәлләрне саклау зоналары турында мәгълүмат барлыкка килде. Бу инвесторлар өчен файдалы булырга мөмкин, дип хәбәр итте ТРның тарихи мирас объектларын саклау буенча Комитет рәисе Иван Гущин.

 

Аның әйтүенчә, 2020 елда Казанның тарихи өлешендә саклау зоналары булдыру турында әһәмиятле документлар расланган. Алар Татарстан башкаласының барлык мәдәни мирас объектларына кагыла, ә алар барлыгы - 570.

«Кабул ителгән карарларны теләгән һәркем карый алсын өчен, саклау зоналары буенча барлык мәгълүматны без Татарстан Республикасының геопорталына керттек», — диде  комитет рәисе.

Гущин әйтүенчә, геопорталда тәкъдим ителгән мәгълүмат ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелгән Казан Кремле объектларына да кагыла.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев