Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанның рәсми хаҗ операторы коронавирус аркасында кече Хаҗга теркәүне туктатты

Татарстан Диния нәзарәтенең рәсми Хаҗ операторы, коронавирус аркасында чикләр ябылу сәбәпле, кече Хаҗ — Гомрәгә баруны теркәүне туктатты. Бу хакта «Татар-информ»га «ТР МДН Хаҗ» хезмәткәре Марат Тимершин әйтте.

 

«Согуд Гарәбстанына чикләрнең рәсми рәвештә ябык булуын һәм хаҗ кылу вакытлыча тыелу турында хаҗиларга хәбәр итеп торабыз. Бу хәлнең кайчан хәл ителәчәге әлегә билгесез», — диде Марат Тимершин.

Моңа кадәр Согуд Гарәбстаны тышкы эшләр министрлыгы коронавирус сәбәпле Мәккә һәм Мәдинә шәһәрләренә керүнең вакытлыча тыелганын белдергән иде.

«Хәзерге вакытта Гомрәгә язуларны туктатып торабыз, Хаҗга язулар дәвам итә. Гомрәгә бару өзелгән очракта ике вариант каралган: башка вакытка күчерү һәм акчаны кире кайтару. Әлегә андый очраклар булмады», — диде Марат Тимершин.

 

https://tatar-inform.tatar

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев