Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Түбән Чыршылы мәктәбендә Ризаэддин Фәхреддингә багышланган төбәкара конференция онлайн узды

Түбән Чыршылы мәктәбендә, онлайн форматта төбәкара конференция булды. Бу конференциядә республиканың шәһәр, район мәктәпләре, шулай ук Самара һәм Башкортстан районы мәктәпләре дә катнашты, дип хәбәр итә мәктәп сайты.

 



Конференциягә кунаклар чакырылды. Алар: ТР Мәгариф һәм Фән министрлыгы, милли мәгариф бүлеге башлыгы –Гыйзатуллина Энҗе Хәбир кызы, Лениногорск Мәгариф идарәсе башлыгы - Санатуллин Вагиз, Риза Фәхреддин мемориаль музей җитәкчесе - Гимранова Диләрә, ”Хәләл”индустриясен үстерү мәсьәләләре буенча Россия Мөселманнарының Диния нәзарәте һәм Россия Федерациясенең Диния нәзарәте рәисе – Газизов Айдар. Чакырылган һәрбер кунак үзенең чыгышында катнашучыларга зур уңышлар теләде, укыту-тәрбия процессында Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләренең гыйлем алуда, тәрбия мәсьәләсендә булсынмы, шәхес тәрбияләүдә алыштыргысыз кулланма булуын әйтте.

Конференциянең әзерлек этабында өч юнәлештә эшләр кабул ителде.
1.Татар теле һәм әдәбияты дәресләре һәм сыйныф сәгате эшкәртмәләре.
2.”Тәрбияле бала” хезмәте буенча рәсем бәйгесе.
3. Р.Фәхреддин нәсыйхәтләрен сәнгатьле уку яисә сәхнәләштерелгән видеоязма җибәрү.


Икенче юнәлеш - рәсем бәйгесе иде. Бу этапта көтелгәнгә караганда бик күп эшләр килде. Барлыгы 315 рәсем кабул ителде. Ике номинациядә 1, 2, 3, 4 сыйныфлар арасында урыннар билгеләнде. 41 рәсем призлы урынга лаек дип табылды.

Өченче юнәлеш - нәсыйхәтләр сөйләү, сәхнә күренешләрен төшереп видеоязма итеп җибәрү иде.
Барлыгы - 54 видеоязма килеп иреште. Жюри 19 язманы яхшы дип тапты, призлы урыннар билгеләде. Эшләр өч номинация буенча каралды:

Туган телебездә матур сөйләүче, әдәпле, сәләтле балаларның булуы бик куанычлы.

Чыгыш ясаучы укытучыларыбызның фикере булып: “Ризаэддин Фәхреддин - мәгърифәт һәм белем тарату белән бер рәттән, үз халкын бәхетле итәргә омтылучы олуг зат”, - дигән сүзләр яңгырады.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев