Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Түбән Чыршылы мәктәбендә - "Туган җир" тапшыруы

Түбән Чыршылы мәктәбендә оборона – масса айлыгы кысаларында “Туган җир” тапшыруының икенче чыгарылышы үтте.

Бу чыгарылышның кунагы – Россия герое исеменә кертелгән Чечня сугышы каһарманы Бадертдинов Илсурның әнисе - Бадертдинова Әнисә ханым булды, дип хәбәр итә мәктәп сайты.

Очрашуда Илсурның балачагы, үсмер, мәктәп елларын искә алынды. 1998 елны хезмәткә алынган солдат, 1999 елның көзендә табутта кайта. Ул авыр елларны искә төшерү авыр булса да, мәктәп укучылары геройны онытырга тиеш түгел. Илсур истәлегенә җырлар, шигырьләр, бию башкарылды. Әнисә апа үзе дә улы Илсурга багышланган бәетен укыды. Күкләребез аяз, илләребез тыныч булсын. Аналар күз яше түгелмәсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев