Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Түбән Чыршылыда фельдшер-акушерлык пункты ачылды (+фотолар)

Иске медпункт бинасы 1983 елгы, шартлары да уңай булмаган.

 

Түбән Чыршылыда шатлыклы вакыйга: авыл өчен иң кирәкле булган объект – фельдшер-акушерлык пункты ачылды.
Яңа бина ачылу тантанасына авыл халкы, укучылар, район башлыгы Рәгать Хөсәенов, үзәк район хастаханәсе баш табибы Рим Әмиров килде. Авыл җирлеге башлыгы Нурия Хәйруллина авылдашларын зур вакыйга белән котлады.  Чыршылылар объект ачылуны бәйрәм итеп кабул иттеләр. Гармун белән җырлар башкардылар, Кыш бабай белән Кар кызы килде.

Түбән Чыршылы авыл җирлегендә 600дән артык кеше яши, даими рәвештә 540 кеше.  Шуның 300е – пенсионерлар. Быел ике бала туган.
Ярия Хәйретдинова – ФАП мөдире. Моңа кадәр акушер булып эшләгән, менә бер ел мөдир вазифасында. Ул 38 ел – медицина өлкәсендә.  “Без ФАП ачылуны түземсезлек белән көттек. Эшкә килгән 1984 елны хәтерлим, иске медпункт иде, мичкә утын ягып җылыта идек, су ташыйбыз. Хәзер бөтенләй башкача – якты, җылы, кайнар һәм салкын су агып тора, яңа җиһазлар кайтты, компьютерлар куйдылар”, - дип сөйли ул.

Сахапова Фәридә – шәфкать туташы, 1980 елдан бирле эшли. Аның әйтүенчә, өченче ФАП алыштыра икән. “Шушы матур бинада әле тагын бераз эшлисе килә. Исән-сау эшләргә язсын. Дөрес, гел без генә эшләп бетерә алмабыз, безгә алмашлар да килсен иде. Халыкның сәламәтлеге беренче урында”, - ди Фәридә ханым.
Рәгать Хөсәенов, Рим Әмиров авыл халкына сәламәтлек теләде, чирләп түгел, сөйләшеп утырырга килергә язсын, диделәр.
Түбән Чыршылы укучылары да чыгыш тәкъдим итте.
Кызыл тасма киселгәч, медпунктның эчке ягын да карап, танышып чыктылар.

Түбән Чыршылыдагы ФАП - районда унберенчесе.

 

Тулырак "Заман сулышы" газетында

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев