Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Түбән Чыршылыдан Мәкъбулә әби район башлыгына бүләк әзерләгән

Районыбыз авылларында халык җыеннары бара. Түбән Чыршылы авылында узган җыенны күңелле мизгелдән башладылар: тыл хезмәтчәне Мәкъбулә Нуриеваны 90 яшьлеге белән котладылар.



Мәкъбулә әби үзен котларга дип,  район башлыгы  Рәгать Хөсәеновның килүенә бик тә күңеле булды. Чын күңелдән рәхмәтләрен әйтте. Ул элек чигү эшләре белән шөгыльләнгән икән, шунлыктан Рәгать Галиәгъзамовичка да бүләген әзерләп куйган: чиккән кулъяулык.

Ветераннар советы рәисе Рәисә Сафина әйтүенчә, аның өендә шулхәтле матур итеп чиккән кул эшләре байтак. Чисталык ярата әби, өендә тузан кунарга да өлгерми, ди.

Мәкъбулә Нуриева: “Элек бөтен авыр эштә эшләдем. Аллага шөкер, тормышыма зарланмыйм. Кызым, оныгым бар. Ил-дөньялар тыныч булсын”, - диде.

 

Тулырак “Заман сулышы” газетында укыгыз.

Розалия Мостафина, автор фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев