Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Телефон – замана коралы яисә мәктәп укучыларына дәрес вакытында телефон кирәкме?

Бүгенге көндә телефон безнең тормышта зур урын алып тора.

Беркемгә дә сер түгел, ул безнең иң якын дуска әйләнеп бетте инде. Өйдә дә, урамда йөрсәң дә, дуслар белән кафе да очрашсаң да безнең кулда кәрәзле телефон. Әйе заманасы шундый элек тырышып- тырышып хат язып утырсак, бүген бер ике төймәгә басу җитә – син инде әллә кайдагы дус-туганың белән хәбәрләшә аласың. Дөньяда барган иң соңгы һәм актуаль хәбәрләрне дә безгә нәкъ менә кәрәзле телефон җиткерә. Аны без үз дәвамыбыз кебек хас итәбез. Шулай да медальнең ике ягы бар.

Әле күптән түгел генә Чаллы мәктәпләре үзләренең гаугалары белән бөтен илгә танылган иде. Укытучылар бер баланы мәктәп ашханәсенә кертмәгәннәр янәсе. Бу хакта интернет челтәре аша шәһәрдәшләребез тиз генә белеп алды. Дәрес вакы-тында педагогның укучыга кычкыруы, икенчесенең баланың сәламәтлегенә зыян салуы – болар хакында да бары тик кәрәзле телефонга төшерелгән видео аша гына билгеле булды. Бәлки бу хәлләр зур резонанс алмаган да булыр иде, алар социаль челтәргә эләкмәгән булса. Бу хәл мәктәп һәм әти-әниләр арасында калыр иде. Тик без шундый заманада яшибез, безнең һәр адымны башкалар күреп аңа үзләренең “лайк” һәм “дезлайк” ларын җиткерергә тиеш. Комментарийлар язып, үзебезнең фикерне әйтәбез. Шунда гына без үзебезне җәмгыятькә катнашлы икәнебезне тоябыз. Тик бу ялгыш хисләр.
Мәктәп балалары телефоннан аерылмый, аралашу һәм ниндидер проблемаларны хәл итү – барысы да аның аша. Белем алырга вакытта, теләк тә калмый. Укучылар видео төшереп үзләренең авторитетларын арттырасы килсә, мәктәп һәм педагогик коллектив зыян күрә.
Бу хәлләрдән соң Чаллы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе башлыгы Винер Харисов мәктәп укучылары дәрес алдыннан кәрәзле телефоннарын махсус тартмаларга калдыра торган булалар дип хәбәр итте. "Бездә яхшы мисал бар, 26 нчы гимназиядә дәрес вакытында укучылар махсус ячейкада кесә телефонын калдыра һәм дәрес тәмамланганнан соң аны ала ... мондый тәҗрибәне башка мәктәпләрдә дә кулланачакбыз» – диде Винер Харисов. Бу хакта без 18 нче лицей директоры Наил Заһидулла улы Гайнуллин белән фикер алыштык.

-Наил Заһидуллович, сез мәктәптә әлеге проблема белән ничек көрәшәсез?

-Балаларга иң беренче чиратта телефонның зыяны турында аңлатабыз, аннан килгән нурланыш ту-рында сөйлибез. Тамчы булса да алар аны сеңдерәләр. Һәм телефон ул фикерләү сәләтен бетерә, чөнки кулда телефон булгач баш катырып саный түгел, калькуляторын ачасың да һәм менә сиңа җавап. Шулай ук интернетка кереп эзләп утырулар да булды, анда дөрес җавап юк, ул сезнең башта булырга тиеш дип аңлатабыз. 9 нчы сыйныф балаларының күбесе тапкырлау таблицасын онытып киләләр. Бу бит бик куркыныч тенденция. Шуңа күрә безнең лицейда укучылар дәрескә кергәч телефоннарын укытучы өстәленә куялар, дәрес беткәч алалар.

- Эшләп киләме әлеге ысул?

- Укучылар арасында тыңламаучылар бар, юк түгел. Аларның бик хәйләкәрләре дә бар, телефон урынына аның тышлыгын калдырып китәләр. Укытучы аларны барсында тикшереп тормый бит. Андый укучылар белән без аерым сөйләшәбез, әти-әниләрен чакырабыз.

*-13 нче, 55 нче, 22 нче мәктәпләрдә булган хәлләр белән сез таныш бит инде. Менә монда да теле-фонга төшерү, бер яктан караганда укучыны яклау була бит. Бу проблеманың ике яклы икәнне дә онытмаска кирәк?

- Иң башта мондый очракта бу хәлне мәктәп эчендә генә карарага кирәк. Ике якны да тыңлап, конфликтның төбенә төшәргә кирәк, күп очракта үзара аңлашылмаучанлык кына тора. Шуңа күрә зурга җибәрмичә эшләргә кирәк.

- Һәр кеше үз дөньясы белән яши, аның үз проблемалары, холкы бар. Укытучы да һәр баланың күңеленә ачкыч табарга тиешме?

- Әлбәттә, чөнки без бу балалар белән эшлибез, алар бездән үрнәк ала. Дөньяга җайлашырга тырыша, ә дөнья безгә түгел. Булган проблемаларыбызны үзебез хәл итәбез.

-Наил Заһидуллович, бик зур рәхмәт җавапларыгыз өчен.

Алда әйтелгәнчә медальнең ике ягы бар. Проблеманы төрле яклап карарга кирәк, мин үзем әни буларак кәрәзле телефонны дәрес алдыннан алып куюны хуплыйм. Баланың бар игътибары бу очракта белем алырга, укытучыга юнәлтелгән була. Шунда гына төрле яктан үскән балалар булыр.

Илшат Солтанов: “Бала мәктәпкә бар-гач укырга тиеш, телефонда язышып, интернетта утырырга түгел. Телефонны махсус урынга алып кую яки мәктәпкә бөтенләй алып бармау яклы мин. Соңгы тәкъдимем белән кайберәүләр килешмәс тә. Чөнки балада телефон булса ата-аналарның күңеле тыныч. Мәктәпкә барып җиткәнме, өйгә кайтканмы-юкмы – шундук шалтыраталар да беләләр. Бу очракта инде иң яхшысы – балага гади, төймәле телефон алып бирү. Аның аша интернетка да, социаль челтәрләргә дә кереп булмый”.

Лилия Шәмсетдинова: “Иң куркынычы – интернет. Анда балалар нәрсәгә генә өйрәнми. Ул мәктәптә видео төшерүләр шул интернеттан килгән әйбер бит. Без укыган чорда укытучы безнең өчен әүлия иде, без аннан курыктык һәм хөрмәт иттек. Минем фи-керемчә кәрәзле телефонны мәктәпкә кергәндә алырга, кайтып киткә

чыганак: http://shahrichalli.ru

фото:pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X