Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Тинчурин театрының элеккеге баш режиссеры Мәдәният министрлыгын судка биргән

Тинчурин театрының элеккеге баш режиссеры Рәшит Заһидуллин Мәдәният министрлыгын судка биргән һәм үз вазифасына кире кайтаруны таләп итә. Шул хактагы мәгълүмат Казанның Вахитов районы суды сайтында урнаштырылган.

 

Рәшит Заһидуллинның дәгъвасы 15 октябрьдә производствога кабул ителгән. Кичә башлангыч суд утырышы башка көнгә күчерелгән.

    Рәшит Заһидуллин театрда 1993 елдан алып 2019 елның сентябренә кадәр эшләде. Үз эшчәнлеге дәверендә ул Нурихан Фәттахның «Итил суы ака торур» тарихи романына нигезләнгән спектакль, Кәрим Тинчурин әсәре буенча «Сүнгән йолдызлар», Таҗи Гыйззәт әсәре буенча «Башмагым» (һ.б.) спектакльләрен сәхнәләштерде. Театрның моннан алдагы сезоны Таҗи Гыйззәт пьесасы буенча сәхнәләштерелгән «Башмагым JAZZ» музыкаль спектакле белән ябылды.

«Татар-информ» агентлыгы моңа кадәр хәбәр иткәнчә, ТР Мәдәният министрлыгы Тинчурин театрында ике елга баш режиссер вазифасыннан баш тартырга ниятли. Хәзер театрда спектакльләрне чакырылган режиссерлар чыгара. Беренче спектакльне Илшат Мөхетдинов чыгарды. икенче премьераны Илгиз Зәйниев чыгарачак. Лилия Әхмәтова да биредә спектакль куя башлады. Театрда режиссер булып Резеда Гарипова эшли.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/11/07/196540/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев