Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Тәүлекләп фатир сатасызмы? Булмый торсын әле!

Хостелларга өйрәнеп кенә беткән идек. Таныш булмаган шәһәрләрдә кунакханә эзләп йөргәнче, шәхси фатир белешеп кую күпкә отышлырак була иде.

Безнең депутатларга монысы да ошап бетмәгән әле. Алар кунакханәләрдән башка урыннарда төн кунарга рөхсәт итмәскә уйлый. Бүген фатирларны һәм хостелларны тәүлекләп арендалауны тыю турында закон проектын икенче укуда караячаклар.

— Торак фондта фатирлар гражданнар яшәү өчен төзелгән, ә бизнес эшләү өчен түгел, – дип аңлата закон проектын әзерләүче депутат Галина Хованская. — Кемнеңдер бизнес оештырасы килә икән, моның өчен торак булмаган фондтан бина сатып алсын. Монда хәвефсезлек мәсьәләсе дә бар: Магнитогорскидагы фатирда шартлау булганын хәтерлисезме, анда фатирны тәүлекләп арендага биргән булганнар.

Аның позициясен кунакханә бизнесы вәкилләре дә хуплаган. Ләкин дөньякүләм чаралар үткәргәндә кунакханәләрнең җитешмәве көн кебек ачык. Футбол буенча дөнья чемпионаты ла шуны раслады...

Кайбер экспертлар закон кабул ителә калса, бу бизнес “күләгәгә” качачак һәм коррупция артачак, дигән фикердә.

 

Фото:https://pixabay.com

https://kiziltan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев