Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

ТОСларда ишегалды лагерьларының беренче сменасы төгәлләнде (Фотолар)

Җәй айларында ТОСлар тарафыннан яшүсмерләрнең ялларын оештыру бүгенгәчә актуальлеген югалтмый.

ТОС вәкилләре укучы егет-кызларның ялларын кызык һәм файдалы үткәрү максатыннан ике атналык бушлай ишегалды лагерьлары оештыра. Быел да ул сезонын июнь аеның беренче көннәреннән  ук башлап җибәрде. Ягъни мәсәлән, беренчеләрдән булып ишегалды лагерьлары 2не, 6нчы, 7нче һәм 11нче ТОСлар  микрорайоннарында 3 июньнән алып 15сенә кадәр дәвам итте. 

Ишегалды лагерының сменасын  ябу тантанасын  "Фиксики"  ( 2 нче ТОС) , "Экстрим", (6нчы ТОС) , "Дуслык"  ( 7 нче ТОС) һәм "Юлбарыслар"  ( 11 нче ТОС) отрядлары бергәләшеп шәһәребезнең бер кафесында уздырды. Балалар  өчпочмак, пицца һәм бәрәңге ашады. Алар актив булды: уеннарда катнашты, биеп тә алдылар.  Соңыннан барлык балаларга да истәлекле бүләкләр, һәм татлы призлар тапшырылды. 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X