Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Туган якны өйрәнү музее белгечләре Бөек Ватан сугышы солдатларын эзләү буенча мастер-класс үткәрде

17 июньнән 22 июньгә кадәр Лениногорск туган якны өйрәнү музее белгечләре Бөек Ватан сугышы солдатларын эзләү буенча өч мастер-класс үткәрделәр.

 

Бу хакта музей хәбәр итә.

Әлеге  очрашулар "Үлемсез полк" дигән электрон энциклопедия проектын тормышка ашыру кысаларында үткәрелә. Музейда сугышта катнашкан якташларның максималь саны турында мәгълүмат туплау максаты куелды. Барлык мәгълүмат солдатларның шәхси битләре рәвешендә электрон энциклопедиядә биреләчәк. Проект Мәдәни инициативалар Президент фонды гранты кысаларында тормышка ашырыла.

Ветераннар советы, Лениногорск мәгариф өлкәсе вәкилләре һәм шәһәр волонтерлары белән очрашуларда музей хезмәткәрләре эзләнү эше тәҗрибәсе белән уртаклаштылар, проект  турында сөйләштеләр.

Очрашуда Лениногорск шәһәрендә яшәүче Илгиз Мәхмүтов катнашты, ул үз туганнары-солдатлар турында мәгълүматларны яңарту, эзләү буенча зур эш башкарган. Мастер-класс ахырында барлык катнашучылар да Бөек Ватан сугышы солдатлары турында мәгълүматны ничек эзләргә дигән белешмәлекләр алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев