"Тургайда": тәрбиячеләр һәм әниләр ярышты. Кем җиңде?
ЯҢАЛЫКЛАР

"Тургайда": тәрбиячеләр һәм әниләр ярышты. Кем җиңде?

Юл хәрәкәте иминлеге буенча интерактив уен.

 

Шөгердәге "ТУргай" балалар бакчасында юл хәрәкәте иминлеге буенча "Хәерле юл" интерактив-эшлекле уен узды.

Анда 2 команда катнашты: тәрбиячеләр һәм әниләр.

Балалар баакчасы нәниләре җанатарлар булып, көч биреп тордылар.

"Уенның биремнәре катлаулы иде. Шул ук вакытта кызыклы да, уйландыра торган. Шулай инде, юлда хәрәкәт итү - җаваплылык таләп итә бит", - ди әниләр командасында катнашкан Эльнара Мирзоева.

Нәтиҗәдә, тәрбиячеләр командасы җиңеп чыга. Шулай итеп алар тагын бер кат үзләренең профессиональлеген исбатлаган.


Нет комментариев