Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Тыл һәм хезмәт ветераны Халидә әбигә - 95 яшь

Шушы көннәрдә түгәрәк юбилее уңаеннан тыл һәм хезмәт ветераны Халидә Әхмәтҗанова котлаулар кабул итте.


Халидә апа  Әлмәт районы Тайсуган авылында туып үскән. Аларның гаиләсендә 9 бала булган. Кечкенәдән ул әти-әниләренә хуҗалыкта ярдәм иткән, 15 яшеннән колхозда эшли башлаган.  

Сугыш башлангач 17 яшьлек кызны Свердловскига җибәрәләр, анда ул хәрби заводта эшли. Сугыш беткәннән соң да шунда кала. Ә 1956 елда Лениногорскига күченеп, төзелеш оешмасында штукатур-маляр булып эшли башлый. Шуннан соң ОРС оешмасында сатучы булып хезмәт куя һәм аннан лаеклы ялга да чыга.

Мактаулы хезмәте өчен Халидә Әхмәтҗанова 8 медаль белән бүләкләнә, аның күпсанлы грамоталары һәм рәхмәт хатлары бар.
Тормыш иптәше белән 50 ел бергә гомер иткәннәр, өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Алар әниләре янында, шәһәрдә яшиләр. Халидә апаның 5 оныгы һәм 6 оныкчыгы бар.

Халидә ханым 95 яшендә дә тынгысыз, бер дә тик утырмый. Чигә, бәйли, тегү белән шөгыльләнә. Аның кул эшләре өенең һәр почмагын бизи. Күңел җылысын биреп ясаган эшләрен туганнарына, якыннарына да бүләк итә.

Юбилей көнендә күпсанлы котлаулар кабул итте. Халида Әхмәтҗанованы котларга дип район башлыгы Рәгать Хөсәенов һәм аның урынбасары Гөлфирә Рафикова, территориаль үзидарә вәкилләре дә килгәннәр иде.  Халидә апага РФ Президенты Владимир Путин исеменнән котлау хаты һәм бүләкләр тапшырдылар.

Кунаклар юбиляр белән түгәрәк өстәл артына утырып, Халидә апаның тормыш юлы, мактаулы хезмәте, бүгенге тормышы турында сөйләштеләр. Ветеран исә, хәзерге яшәешнең матур, мул булуына шөкер итеп, балалары, оныклары белән бәхетле булуына шатланып гомер итүен әйтте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X