"Төзелеш" программасы буенча финанс ярдәме алу өчен заявка алу төгәлләнә
"Төзелеш" программасы буенча ташламалы финанслауга гаризалар кабул итү төгәлләнә.
1 декабрьгә кадәр Татарстан Икътисад министрлыгы «Төзелеш» программасы буенча финанс ярдәме алу өчен гаризалар кабул итә. Ташламалы финанслауның бу - соңгы мөмкинлеге.
Әлеге программа кысаларында идарәче компанияләргә һәм промышленность парклары һәм мәйданчыклары резидентларына инженерлык инфраструктурасын, биналарны һәм корылмаларны төзү, модернизацияләү һәм (яки) реконструкцияләү өчен 30 млн.сумга кадәр кредит бирелә (Татарстан Республикасы Гарфонды гарантиясе белән 50% ка кадәр). Микрофинанс продуктының срогы-1 елдан 5 елга кадәр, төп бурычны түләү буенча 12 айга кичектерү мөмкин.
Микрозайм алу өчен Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фондына түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк: Казан шәһәре, Петербург урамы, 28 йорт, федераль максатчан программаның районнардагы төбәк вәкилләренә.
Консультацияне кайнар линия телефоны буенча алырга мөмкин: (843) 524-90-90.
Исегезгә төшерәбез, «Төзелеш» программасы агымдагы елның августында кабул ителгән һәм Татарстан Республикасында "Кече һәм урта эшкуарлык һәм индивидуаль эшкуарлык инициативасына ярдәм" милли проекты күрсәткечләренә ирешүгә юнәлдерелгән өстәмә ярдәм чаралары пакетына керде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев