Туапседагы диңгез портына дошманның пилотсыз очкычлары һөҗүме нәтиҗәсендә ир-ат һәлак булган.
Бу хакта Краснодар крае губернаторы Вениамин Кондратьев хәбәр итте. Тагын бер ир-ат зыян күргән, аңа медицина ярдәме күрсәтәләр, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы.
Элегрәк Туапседа торак йортларга пилотсыз очкычлар һөҗүме турында хәбәр ителгән иде, нәтиҗәдә 30 корылмага зыян килә ул чакта һәм 14 яшьлек кыз белән бер хатын-кыз һәлак була.
tatar-inform.tatar
Нет комментариев