Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

“Умники и умницы”да түбәтәйле якташыбыз катнашты

"Умники и умницы" тапшыруында тагын бер татар егете Юрий Вяземскийны "Иншаллаһ" дип әйтергә мәҗбүр итте. Актаныш районы Иске Теләкәй авылы егете Айдар Шәйхин тапшыру барышында үзен шактый яхшы дәрәҗәдә белемле һәм лаеклы икәнен дәлилләде. Егетебез Татарстанның Премьер-министры урынбасары, Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховның укучысы да икән әле: Айдар заманында...

"Умники и умницы" тапшыруында тагын бер татар егете Юрий Вяземскийны "Иншаллаһ" дип әйтергә мәҗбүр итте.


Актаныш районы Иске Теләкәй авылы егете Айдар Шәйхин тапшыру барышында үзен шактый яхшы дәрәҗәдә белемле һәм лаеклы икәнен дәлилләде. Егетебез Татарстанның Премьер-министры урынбасары, Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховның укучысы да икән әле: Айдар заманында аннан лидерлык дәресләрен алган.
Башка катнашучылардан аермалы буларак, Айдар уенга түбәтәй киеп чыккан иде. Егет инде 9 яшьтән бирле түбәтәй киеп йөри икән.
- Юрий Павловичка да түбәтәй белән килүем ошады. Ул бит шоу әзерли. Шуңа тапшыруга ниндидер үзенчәлек кертү хуплана гына. Җитмәсә, минем бер җавабымнан соң алып баручы "Иншаллаһ" дип әйтте. Юрий Павлович - православ динендәге кеше. Аның мөселман кешесе өчен кадерле булган сүзне әйтүе җаныма әйтеп бетермәслек рәхәтлек бирде, - дип өсти егет.
Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: умники и умницы

2
X