Заман сулышы

Ураза башлана: фитр сәдакасының күләме күпме?

Быел изге Рамазан ае 18 июньдә башлана. Ураза бәйрәме 17 июль көнне билгеләп үтеләчәк. Голәмәләр шурасында фитр сәдакасының күләме билгеләнде. Бу хакта ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте җиткергән. Фитр сәдакасы арпа бәясенә карап исәпләгәндә бер кешегә - 100 сум, йөзем бәясенә карап исәпләгәндә - 500 сумны тәшкил итәчәк. Сәламәтлек...

Быел изге Рамазан ае 18 июньдә башлана. Ураза бәйрәме 17 июль көнне билгеләп үтеләчәк.
Голәмәләр шурасында фитр сәдакасының күләме билгеләнде. Бу хакта ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте җиткергән. Фитр сәдакасы арпа бәясенә карап исәпләгәндә бер кешегә - 100 сум, йөзем бәясенә карап исәпләгәндә - 500 сумны тәшкил итәчәк. Сәламәтлек йә башка сәбәпләр аркасында уразаны тота алмаган очракта фидия сәдакасы түләнә, аның күләме - 200 сум күләмендә билгеләнгән.
Белеп тору өчен: сәхәр вакытын - иртә белән туклануны - кояш чыкканчыга кадәр 2 сәгать кала тәмамларга кирәк. Ястү намазы һәм "Тәравих" намазы (Рамазан аенда укыла торган махсус намаз) кояш баеп 1 сәгать тә 30 минут үткәннән соң укыла. 20 рәкәгатьтән торган тәравих намазы 17 июньнән укыла башлаячак.
http://intertat.ru/

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: ураза
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: