Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

уразаның кайчан башлануы билгеле булды

Ул Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы утырышында билгеле булды. Дин әһелләре үзара киңәш тоткач һәм фикерләшкәч билгеле бер карарларга килделәр. Рамазанның беренче көне - 18 июнь. Беренче тәравих намазы республика мәчетләрендә 17 июньдә укыла. Рамазанның соңгы көне - 16 июль. 17 июльдә Ураза бәйрәменең беренче көне. Җыелышта катнашучылар бертавыштан...

Ул Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы утырышында билгеле булды.


Дин әһелләре үзара киңәш тоткач һәм фикерләшкәч билгеле бер карарларга килделәр.

Рамазанның беренче көне - 18 июнь. Беренче тәравих намазы республика мәчетләрендә 17 июньдә укыла.
Рамазанның соңгы көне - 16 июль. 17 июльдә Ураза бәйрәменең беренче көне.
Җыелышта катнашучылар бертавыштан Татарстан мәчетләрендәге имамнар тәравих намазында 20 рәкагать укырга тиеш, дигән фикергә килделәр.
Фитыр сәдакасы күләмен арпа һәм йөзем бәясеннән чыгып билгеләргә килешенде. Фитыр сәдакасы арпа бәясенә карап бер кешегә - 100 сум, йөзем бәясенә карап - 500 сум. Фидия сәдакасы - 200 сум.
Фидия - ураза тотмаган көннәр өчен бирелә торган сәдака. Ул акчалата түләнергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ураза