Бүген Бердәм тавыш бирүнең икенче көне.
Лениногорск районында IX чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлау дәвам итә. Иртәгә - 20 сентябрьдә соңгы көн.
Районыбызның Урдалы авылында сайлаулар бәйрәм атмосферасын алды. Сайлау участогы каршында, ягъни авыл клубы каршында тавыш бирергә килүчеләрне кайнар коймак һәм самавырларда кайнаган тәмле хуш исле чәйләр белән сыйлыйлар. Халык әлбәттә, бик теләп, коймактан авыз итә, чәй эчеп ала. Шулай ук зур булмаган сәүдә дә бар. Теләүчеләр шашлык та сатып ала.
Сайлаулар актив бара. Халык үз тавышын биреп, киләчәкне билгели.
фотолар: авыл җирлегеннән
Нет комментариев