Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Урдалы халкы тирән кайгыда: авыл башлыгын соңгы юлга озаттылар

Урдалы авылы халкы тирән кайгыда: 17 март көнне авыл җирлеге башлыгы Марат Мансур улы Зиганшинны җирләделәр.

Урдалы гына түгел, Марат Мансуровичны белгән кешеләр дә аның үлем хәбәрен бик авыр кабул итте.

"Авыл өчен күп эшләр башкарды, башкарасы эшләре дә калды. Гади, кешелекле, изге күңелле иде", - ди Урдалы халкы.

Без редакция хезмәткәрләре дә эш буенча сорап, шалтыратканда сорауларга җавап бирә иде, ачык итеп сөйләшә иде.

Авыр туфрагы җиңел булсын. Якыннары, туганнарының олы хәсрәтен уртаклашабыз.

 

Фото редакциядән. Әле күптән түгел генә Марат Мансурович белән берлектә  Урдалы ветераны Касыйм аганы юбилее белән котлаган идек.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев