Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Урдалы мәктәбендә ярминкә узды (фотолар)

Ярминкә турында безгә Карагай мәдәният йорты җитәкчесе Екатерина Әхмәтова хәбәр итте.


Исегезгә төшерәбез: Карагай – Урдалы авыл җирлегенә керә. Карагайдан укучылар Урдалыга йөреп укый. Екатерина Әхмәтова әйтүенчә, Урдалы мәктәбендәге ярминкәдән 28 бала катнашкан, шуның 11е – Карагайныкы икән. Мондый ярминкә ел саен мәктәптә уза, ди ул. Җыелган акчалардан Яңа елга бүләкләр алачаклар.
-    Быел ярминкәдә үзем дә катнаштым. Шундый әйбәт узды. Укучылар нәрсә генә пешермәгәннәр: өчпочмак, пицца, торт, төрле печеньелар һәм башкалар. Хәтта эчәргә дип компотларга кадәр саттылар. Үзем дә компот алып барган идем. Ярминкәдә кызыгып, әйберләр дә сатып алдым әле. Әлбәттә, укучылар бик тырышкан. Зур сыйныфларда укучылар үзләре пешергәндер, кечерәкләренә исә әниләре, әбиләре булышкандыр, дип уйладым. Шулай ук укытучыларның, оештыручыларның да өлеше зур монда. Рәхмәт әйтәсем килә, шундый чара оештырганнары өчен. Әти-әниләргә дә рәхмәт, - дип сөйли Екатерина.

Укучыларга да кызык булган, булмый ни, дусларың белән бергә баллы, тәмле ризыклар ашап кара әле. Тәм-томнардан авыз итеп, витаминлы компотлар да эчеп, сәүдәгәрлек серенә дә төшенеп, файдалы итеп үткәргәннәр.
 

Тулырак "Заман сулышы" газетында укырсыз

Екатерина Әхмәтова фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев