Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Урдалы урманнарыннан Убырлы карчык чыгып, авылга юнәлде (+фотолар)

Яңа ел якынлашкан саен күңел әкияти хисләр кичерә. Ниндидер шатлыклы вакыйгалар, могҗиза булыр кебек. Юкка гына яңа ел – тылсымлы бәйрәм дип әйтмиләрдер.

 

Урдалы авылының Яңа ел тамашасына әзерләнгән видеосын карагач, һәркем андагы Убырлы карчыкка ияреп, урманда йөрисе килеп киткәндер. Ә аның Кыш бабай белән Кар кызын очраткач, шатланганын күрсәгез, сез дә сабыйларча куанып, тиздән безгә дә алар килеп җитәчәк бит дип, ышанып та куярсыз. Урдалы авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре әзерләгән сюжет буенча, Кыш бабай, Кар кызы һәм Убырлы карчык бергә очрашып, авылга бәйрәмгә юнәләләр.

Ә авылга алар, 29 декабрь көнне кич белән килеп җитәчәкләр, мәдәният йортында күңелле тамаша көтелә. Мәдәният хезмәткәрләре ясап, Урдалы мәдәният йорты инстаграм битенә куйган видео шулхәтле сокландыргыч, күңелле, хәзер нәрсә булыр икән дип, көтеп торасың.


Медицина маскасы һәм куар-код белән керү мәҗбүри булу – бәйрәм кәефен төшермәс, сезгә күңелле яллар, ямьле бәйрәм кичләре телибез. Мәдәният йорты хезмәткәрләре әзерләгән бәйрәмнәр авыл халкы, кайткан кунаклар өчен күңелләренә хуш килер, дип ышанабыз.

Фотолар: авыл мәдәният йортыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев