Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Урмышлы апалары чәчәк ясый башлаган

Урмышлы авылы китапханәсендә "Мәңге яшисе килә" ветераннар клубының чираттагы утырышы үтте. Ул - якынлашып килүче хатын-кызлар көненә багышланып, авылда яшәүче апаларны бергә җыйды. Китапханә, мәдәният йорты хезмәткәрләре бергәләп оештырган чарада авыл апаларының кул эшләреннән бәйге үткәрергә булганнар. Урмышлы апалары кыш көне эшсез ятмый икән: чиккән, бәйләгән, ясаган матурлыктан өстәл тулды....

Урмышлы авылы китапханәсендә "Мәңге яшисе килә" ветераннар клубының чираттагы утырышы үтте.


Ул - якынлашып килүче хатын-кызлар көненә багышланып, авылда яшәүче апаларны бергә җыйды.
Китапханә, мәдәният йорты хезмәткәрләре бергәләп оештырган чарада авыл апаларының кул эшләреннән бәйге үткәрергә булганнар. Урмышлы апалары кыш көне эшсез ятмый икән: чиккән, бәйләгән, ясаган матурлыктан өстәл тулды.
Соңгы вакытта чәчәк бәйләү белән мавыгалар икән, аның вазага утыртылганын да, гөл кебек ясалганын да алып килгәннәр.
- Берничә ел элек идәнгә түгәрәк паласлар бәйләү белән мавыгып киткән идек, - ди Роза апа Мөхәммәтгалиева.
Аннан соңгы елны урындыкка ябарга япма бәйләгәннәр. Менә быел чәчәккә тотынганнар. Мәсәлән, роза чәчәгенең сабагын тимерчыбыктан ясыйлар, тышлыйлар, чәчәк һәм яфракларын бәйлиләр.
- Көнгә бер өч чәчәк ясап була инде, дип торды Роза апа. Әле саткалый да икән.
- Чәчәк сатып бүген тавык алдым, - дип көлдереп тә алды.
Урмышлы апаларының мавыгулары турында тулырак
"Заман сулышы"ның җомга саныннан укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Урмышла