Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Урмышлы укучысы бәйгедә II урын алган

Урмышлы мәктәбенең IV сыйныф укучысы Искәндәр Хәбибуллинны күптән түгел Казанга чакырып бүләкләделәр. Ул Бөтендөнья татар конгрессы уздырган "Бәхетле балачак" Интернет бәйгесендә икенче урын алды. Анда Канада, Франция, Төркия, Россиянең төрле төбәкләреннән, республикабыздан 3 -14 яшьлек балалар катнашты, дип хәбәр итәләр Урмышлы мәктәбеннән. Интернет-конкурс сигез юнәлеш буенча барды: рәсем, кул эшләре,скульптура,...

Урмышлы мәктәбенең IV сыйныф укучысы Искәндәр Хәбибуллинны күптән түгел Казанга чакырып бүләкләделәр.
Ул Бөтендөнья татар конгрессы уздырган "Бәхетле балачак" Интернет бәйгесендә икенче урын алды. Анда Канада, Франция, Төркия, Россиянең төрле төбәкләреннән, республикабыздан 3 -14 яшьлек балалар катнашты, дип хәбәр итәләр Урмышлы мәктәбеннән.
Интернет-конкурс сигез юнәлеш буенча барды: рәсем, кул эшләре,скульптура, нәфис сүз, вокал, хореография, музыка коралында уйнау, сәнгатьле сөйләм. Билгеләнгән вакыт аралыгында конкурсантлар Интернет аша үзләренә тавыш җыйды. Сигез йөздән артык катнашучы арасыннан иң-иңнәрен Казан мәдәният үзәгенә йомгаклау тантанасына чакырдылар. Җиңүче балалар үзләренең һөнәрләрен тамашачыга да тәкъдим итте. Сәхнә җыр-моң, матур биюләр белән гөрләп торды. Һәр балага бүләкләр, дипломнар ташырылды, ә әти-әниләргә, укытучыларга Бөтендөнья татар конгрессының " Рәхмәт хаты" җиткерелде.
"Музыка коралында уйнау" номинациясендә икенче урынны алган Искәндәр Татарстанның атказанган артисты ИлСаф кулыннан истәлекле бүләк алды. Чит төбәктә яшәүче балаларның саф татарча аралашуларын күреп, сокланып, онытылмаслык зур тәэсирләр белән кайтты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев